Иске Элмәледән Петр Малый беренче тракторын 44 ел элек ясаган
Иске Элмәле авылыннан элеккеге физкультура укытучысы Петр Малый өч трактор, ике мотоблок җыйган һәм күп кенә хуҗалык эшләре җайланмалары әмәлләгән кеше. Беренче тракторын ул 1978 елларда ук ясаган.
1978 елда башланган шөгыль
- Өй төзи торган еллар, кул көчен җиңеләйтү өчен трактор ясарга булдым, - ди Петр Порфирьевич. – Арбалы ул техника төзелеш материаллары ташырга шәп булды, аннары сатып җибәрдем. Төзелеш чыгымнарын капларга да ярап куйды. Мин шундый ясалма тракторны Чирмешәндә яшәүче Тудияровта күргән идем, шуннан соң мин дә кызыктым.
Якташыбыз 80нче елларда мотоблоклар да ясаган. Заманында алар бакча эшләрендә ярдәм иткән.
- Хәзер инде заводта җитештерелгән белән эшлибез, андые күпкә уңайлы һәм җиңелерәк, - ди оста. –Инде аларны металлга тапшырдым, дөрес, вакытында бик ярап куйды.
Үзе уйлап табып, техника ясарга гадәтләнгән, элек телевизорлар да төзәткән якташыбыз гел хәрәкәттә, буш вакыты булу белән тимер-томыр арасында кайнаша. “ОКА” һәм УАЗ запас частьләреннән җыелган арбалы, 17 ат көчле тракторы гаражда тора. Петр Порфирьевич үзенең хезмәт җимешләре турында бирелеп сөйли: кайсы тимерен кайдан алган, нинди техникалардан файдаланырга туры килгән...
Ике двигательле трактор
Ә менә ишегалдындагы, чагыштырмача, зур һәм куәтлесен әле берничә ел элек кенә җыеп чыккан. Хуҗа монысын кар чистартуда файдалана. Кар сиптерү җайланмасы урынына көрәк (ковш) тә куеп эшләргә була, ул аларның барысын да үзе ясаган. Бу тракторга җир йомшарту җайланмасы да – үз идеясе.
- Авыл кырыенда яшәгәнлектән, безнең хуҗалыкка карны күп сала. Соңгы тракторны шул максатларда ясадым. Дөрес, ул зур һәм авыр килеп чыкты. Былтыргы карлы кышта да сынатмады, - ди Петр Порфирьевич.
Бу трактор ике двигательле: берсе техниканы хәрәкәткә китерсә, икенчесе кар сиптерү агрегатын эшләтә. Бу техниканы ясаганда алтылы Жигули һәм УАЗ автомобильләренең запас частьләре кулланылган.
- Элек техника җыйганда тимерне кырырга, кисәргә, эретеп ябыштырырга кирәк булганда Лашманга, Чирмешәнгә кадәр алып барырга туры килә иде. Хәзер мондый эшләр өчен агрегатлар үземдә бар. Казанда яшәүче улым кыру станогы да бүләк итте, - ди хуҗа. – Бик уңайлы, кайсын тишәм, кайсын кырам.
15 еллар элек бакчада үскән яшелчәләрнең рәт араларын эшкәртү өчен җайланма ясаган булган Петр Малый. Аны әле бүген дә кулланалар. Бик ипле: пычагы чүп үләннәрен кисә, ә тырма аларны җыеп та бара.
Үрнәк йорт
Иске Элмәле авылы читендәрәк урнашкан йорт күпләрне җәлеп итә. Капка төбендә тәртип, ишегалдында да һәр нәрсәнең үз урыны. Бу йортта уңган, булган кешеләр яшәгәнлеге күренеп тора. Зинаида һәм Петр Малыйлар хуҗалыгында кәҗәләр, дуңгызлар, тавыклар да бар, умарталар да тоталар.
73 яшьлек Петр Порфирьевич үзе ясаган техникаларны гына түгел, замана машиналарын да иярли. Авыл эчендәге йомышларга улы бүләк иткән заманча мопедтта йөри, ә читкә чыгарга җиңел автомобиле бар.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев