Чирмешәннән шәфкать туташы Валентина Рунованың 90 яшьлек юбилеен үткәрделәр
Чирмәшәндә яшәүче Валентина Рунова 90 яшьлек юбилее уңаеннан изге теләк тулы матур котлаулар һәм бүләкләр кабул итте.
Валентина Павловна Иске Элмәле авылында туып үскән. Медицина училищесын тәммлаган һәм озак еллар район үзәк больницасында шәфкать туташы булып хезмәт куйган. Бик тырыш, үз эшенең остасы булган ул. Чирмешән егете Валентин Александрович белән гаилә корып, дүрт бала үстергәннәр.
Бүген якташыбыз, нигездә, кызы Татьяна тәрбиясендә яши. Әниләрен, әбиләрен гомер бәйрәме белән котларга барлык балалары, оныклары да җыелган.
Юбилярны туган көне уңаеннан тантаналы шартларда район җитәкчесе урынбасары Надежда Гомәрова да тәбрик итте, Валентина Павловнага нык сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп, тырыш хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев