Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән Илшат Заһретдинов металлның кисәген дә әрәм итми

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль нәкъ менә Илшат Заһретдинов кебек уңган егетләргә атап әйтелгән сыман.

Чирмешәннән Илшат һәм Гөлүсә Заһретдиновларның йортлары игътибарны әллә каян үзенә җәлеп итә, күренеп тора: биредә уңган-булган кешеләр яши. Яшьләр берничә ел элек район үзәгендә йорт сатып алып, шушы нигездә яңа өй өлгерткәннәр. Кулы эшкә ятып торган гаилә башлыгы барын да җиренә җиткереп башкара. Тимер эшенә керешеп китүе дә шул елларда.

-2014 елда эретеп ябыштыру аппараты сатып алып, тимер белән эшли башладым. Иң беренче авылда (Иске Кадида) койма тоттык, - ди Илшат. – Барын да үзлегемнән өйрәндем, әти киңәшләрен биреп торды. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, эш яхшы килеп чыкты.

Эшләргә теләге булган кеше тик тормый бит ул, үзенә шөгыль таба. Яңа йортларының мунчасына да мичне Илшат үзе әмәлли.

-Бер абыем мунча мичләре ясый, аның белән киңәшләштем дә, материаллар туплап, эшкә керештем, килеп чыкты, - ди оста. – Калган тимер кисәкләреннән мангал “җыйдым”. Шуннан “тимер чире” кагылды инде. Хәзер мичләрнең катлаулыракларын да ясыйм, су савытларын тутыкмый торган металлдан (нержавейка) эретеп ябыштырам.

Ишегалдындагы таганны да Илшат кул астындагы материалдан үзе әмәлләп куйган, тимер бөгү җайланмасы булдырган. Эш мастерскоенда барлык кирәк-яраклары, җиһазлары кул астында, һәрберсенең үз урыны бар, тәртип белән тезелгән.

-Эшем сменалы булгач, буш вакытым күп. Чыгам да кайсын кисәм, кайсын “варить” итәм, бер төрле эштән ялыгып китсәм, икенчесенә тотынам, - ди Илшат Якуб улы. – Калган металлны әрәм итмәскә тырышам, кәтмәннәр (мотыга) дә ясап куям.

Якташыбызның кулы агач эшенә дә ятып тора.

Тумышы белән Иске Кади авылыннан булган Илшат Якуб улы армия хезмәтеннән кайтканнан бирле, нефть тармагында хезмәт куя. Хатыны “Әкият” балалар бакчасында эшли, кызлары - мәктәп укучысы.

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы,булдыралар.