Чирмешәндә 15 ел элек милиция майоры Мирсәет Кәбиров һәлак булды
2009 нчы елның 23 декабрендә Чирмешәндә якташыбыз, милиция майоры 40 яшьлек Мирсәет Кәбиров кораллы җинаятьче кулыннан һәлак була. Әлеге вакыйга бөтен район халкын тетрәндерә, бер кешене дә битараф калдырмый.
Бу көннән 15 ел гомер узып та киткән. Хезмәттәшләре Мирсәет Мирсәяф улын онытмыйлар, әнисенә, гаиләсенә ярдәм итеп торалар, бәйрәмнәрдән калдырмыйлар, күчтәнәчләр, бүләкләр китерәләр.
-Быел да без, полиция хезмәткәрләре, Эчке эшләре бүлеге ветераннары һәм пенсионерлары, бергә җыелышып, Мирсәетне иске алдык. Аның һәлак булган урынына һәм ул җирләнгән туган авылы Кызыл Ярга зиратка бардык, әнисенең һәм тол калган хатыны яннарына да кереп, хәлләрен белеп чыктык, Мирсәет истәлегенә, үзе яшәгән урамда бастырылган стелага чәчәкләр куйдык, - диде Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлегенең ветераннар Советы рәисе Наилә Мәссарова.
Бу көнне хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре Мирсәет Кәбиров, Николай Якунин, Фәнүс Мөбәракшин истәлегенә полиция бүлеге бинасы каршындагы мемориаль плитәгә дә хезмәттәшләре венок һәм чәчәкләр куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев