Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән укытучыларына бүләкләрне Мәскәүдән дә җибәргәннәр

Район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан узган тантанада укытучыларны бүләкләделәр

Яңа Элмәле мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алевтина Владимировна Иванова “Һөнәренә тугрылык өчен” (“За верность профессии”) күкрәк билгесе тапшырылды.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Югары Кәминкә гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гөлшат Габдрахман кызы Мингатина РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Ульяновка урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Нина Николаевна Калугина “ТР мәгәрифе тармагы отличнигы” билгесенә, район мәгариф бүлегенең һөнәри үсеш буенча метидисты Оксана Ивановна Трофимова “Мактаулы остаз” (“Почетный наставник”) билгесенә ия булды.

Мәгариф өлкәсе үсешенә зур өлеш керткәннәре, яшь педагогларга һөнәри осталыкка ирешергә шәхси өлешләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен түбәндәге якташларыбызга “Мәгарифтәге казанышлары өчен” (“За заслуги в образовании” күкрәк билгесе тапшырылды:

- Бәркәтә мәктәбе директоры урынбасары Гөлия Сәгыйдулла кызы Шәмгунова;

- Чирмешән лицееның тарих һәм җәмгыять беле укытучысы Марина Витальевна Кандрова;

- 2 нче Чирмешән мәктәбе директоры Илдар Гайсә улы Миргалимов;

- Яңа Элмәле мәктәбе директоры Вячеслав Михайлович Иванов.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен “Әкият” балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Миләүшә Ильяс кызы Әһлиуллинага, Түбән Кәминкә мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлсирин Искәндәр кызы Гыйрфановага, “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” өстәмә белем бирү педагогы Ольга Николаевна Новиковага, Лашман мәктәбенең коррекцион сыйныфлар укытучысы Миләүшә Наил кызы Минебаевага, “Ландыш” балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Айгөл Индус кызы Нигъмәтуллинага, “Чишмәкәй” балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Зилә Җәмил кызы Мусинага Чирмешән районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Чирмешән лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсинә Рәис кызы Хәлиуллинага, Иске Кади мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәрия Вагиз кызы Булатовага, Ульяновка мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Лидия Григорьевна Дютинага, Иске Элмәле мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Николаевна Колесниковага, Югары Кәминкә мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Фәрит кызы Мисбаховага “Телләрне, мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклаган һәм үстергән өчен” күкрәк билгесе бирелде.

Мәгариф өлкәсендәге зур хезмәтләре, яшь буынны тәрбияләүдәге һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен:

Лашман мәктәбенең география һәм биология укытучысы Раушания Һадый кызы Мөбарәкшина, Чирмешән лицееның технология укытучысы Валерий Владимирович Ермолаев, “Ландыш” балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Ирина Алексеевна Филимонова, Әккәрәй мәктәбе директоры Людмила Александровна Калмыкова, Бәркәтә мәктәбенең математика укытучысы Кадрия Мәсхүт кызы Шәмсетдинова, Яңа Элмәле мәктәбенең география укытучысы Галина Аркадьевна Скворцова, Чирмешән лицееның химия укытучысы Вера Васильевна Кузьмина, “Мәгариф бүлеге” методисты Владимир Вениаминович Захаров, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты директоры урынбасары Надежда Петровна Фомина ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Күтәмә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Мингата кызы Сафинага, Кармыш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Мохтар кызы Шәйхулловага, Югары Чегодай башлангыч мәктәбе укытучысы Ләйсән Мингата кызы Кәримовага, “Чишмәкәй” балалар бакчасы (Чирмешән) Гөлсинә Рөстәм кызы Фәртдиновага – район башкарма комитетының; Лашман мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Кадрия Шәһит кызы Нуруллинага, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының технология тәрбиячесе Алевтина Ивановна Биляловага, Лашман мәктәбе тәрбиячесе Гүзәл Фәнил кызы Шакировага, “Каенкай” балалар бакчасы (Чирмешән) шәфкать туташы Равилә Гаяз кызы Кәримовага район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы тапшырылды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев