Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешән районы ветераны конференциядән медаль белән кайтып китте

Район ветераннары (пенсионерлары) конференциясендә районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы ветераннарны бүләкләделәр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, актив эшчәнлеге өчен, хезмәт ветераны Александр Петрович Семайкин (Күтәмә) Татарстан республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә ия булды.

Күпьеллык тырыш хезмәте, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен һәм  юбилее уңаеннан Тукай исемендәге колхозда күп еллар зоотехник булып эшләгән Динә Кыям кызы Мөслиховага (Якты Тау) “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны” күкрәк билгесе тапшырдылар.

Күпьеллык тырыш хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен, Лашман авыл җирлегенең ветераннар оешмасы рәисе Гаилә Шакир кызы Җиһаншина, "Шушма" колхозында озак еллар тракторчы булып эшләгән хезмәт ветераны Фоат Габдулла улы Мостафин (Бәркәтә), “Шушма” колхозының элеккеге сыер савучысы, хезмәт ветераны Нәкыя Хәнәфи кызы Мингалимоваларны (Бәркәтә) район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.

Туймәт авыл җирлегенең ветераннар оешмасы әгъзасы Рәсимә Барый кызы Хәйруллина район башлыгының Рәхмәт хатына ия.

Районның ветераннар хәрәкәтен үстерүдәге актив тормыш позицияләре һәм нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен, Иске Кади авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Мингосман Минсәит улы Мортазин, Туймәт авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Әмил Вәлирахман улы Гайнанов, Чирмешән авыл җирлегенең 2 нче ветераннар оешмасы рәисе Мамүрә Галимҗан кызы Гафиева, Ульяновка авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Михаил Леонидович Ефимов, Иске Котыш авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Василий Андреевич Никоноров, Бәркәтә авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Әлфия Кыяметдин кызы Сөләйманова, Югары Кәминкә авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Рабига Рәҗәп кызы Фатыйхова Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Актив тормыш позициясе, махсус хәрби операциядә катнашучы татарстанлыларга ярдәм күрсәтүләре өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге Советы рәисе урынбасары Фаяс Фәтхи улы Минһаҗевка, Чирмешән авыл җирлеге ветераннар хәрәкәте активисты Нина Дмитриевна Палаткинага ТР ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы Советының Рәхмәтен тапшырдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев