Чирмешән районы шахматчылары Аксубайдан кубок яулап кайттылар
Безнең якташлар

Чирмешән районы шахматчылары Аксубайдан кубок яулап кайттылар

Шахмат-шашка буенча Аксубайда узган ачык турнирда район командасы өченче урынга лаек булды.

Якташларыбыз Диплом һәм кубок белән кайттылар.

Гомумкоманда зачетында хуҗалар – Аксубайлылар җиңде, Чистай шахматчылары икенчедә.

Утыз Имәннән Самат Ризванов әлеге бәйгедә, ир-атлар арасында, беренче урынны яулады, Шамил Сөнчәләев (Чирмешән) – өченче.

Яшүсмерләр төркемендә Яңа Элмәледән Анатолий Митюков һәм Илүсә Шәрифуллина (Чирмешән лицее) икенче урын ияләре, ә Евгений Перцов (1 нче Чирмешән мәктәбе) өченче булдылар. Хатын-кызлардан Алсу Закирова (Чирмешән), балалардан Алисә Сафина да (Чирмешән лицее) өченче урында.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев