Чирмешән укучылары ясаган агач эшләнмәсен Казанда да югары бәяләделәр
Чирмешәннең “Яшьтәш” яшүсмерләр клубы малайлары - җиңүче.
Районның “Яшьтәш” яшүсмерләр клубының агач эшләре түгәрәгендә шөгыльләнүче бер төркем малайлар “Динамо” – балалар күзлегеннән!” республика балалар иҗаты конкурсында “Гамәли һәм техник иҗат” номинациясендә III урын алдылар.
.jpg)
Алар бәйгегә укытучылары Сәлимҗан Гамиров җитәкчелегендә агачтан сувенир ясап җибәрделәр. Җиңүче малайларны (Ислам Гайнетдинов, Ранил Сәлманов, Зөфәр Гатин, Савва Старовойтов) һәм укытучыларын Казанда бүләкләделәр. Җиңүчеләргә Грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Бәйге Татарстан Республикасы “Динамо” җәмгыятенең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап оештырылган.
Сәлимҗан Гамиров фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев