Чирмешән аграр техникумы студентлары СВОда катнашучыларга окоп шәмнәре җибәрде
Чирмешән аграр техникумы студентлары һәм хезмәткәрләре махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм итү максатыннан “Яхшылык шәмнәре” акциясе оештырды.
Техникум студентлары һәм белгечләре районнан киткән чираттагы гуманитар ярдәм белән үзләре әзерләгән посылкаларны озаттылар. Бу аларның беренче генә ярдәмнәре түгел.
-Әлеге изге эштән укытучылар да, студентлар да читтә калмады. Студентлар педагоглар җитәкчелегендә 96 окоп шәме ясадылар, - диде техникумның педагог-оештыручысы Рәмзия Долгополова. – Быел маскировка челтәрләре дә үрә башладык. Гуманитар ярдәм тартмаларына болардан кала азык-төлек, дарулар, җылы носкилар һәм башка кирәк-яраклар да салдык. Шунда ук студентлар язган хатлар да урын алды.
Кирәк-яралар сатып алуга акчаларны техникум хезмәткәрләре җыйган, ә студентлар шәмнәр һәм маскировка челтәре үргәннәр. Биредә эш тукталмый, алар яңа посылкалар җыю эшенә керешкәннәр.
-Студентыбыз Данил Тихонов өйләрендә дә окоп шәмнәре ясаган, алар бу изге эшне әтисе белән башкарганнар, - ди Рәмзия Шакир кызы. – Техник хезмәткәребез Валентина Малешина якташларыбызга ун литр бал җибәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев