Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәдән Мөнәвәрә әби тормыштан канәгать

Сугыш елларында Казанга хәрби заводка эшкә алынган Бәркәтә кызы Мөнәвәрә Кәшипова, авырлыкларга, ачлыкка чыдый алмыйча, аннан дүрт тапкыр качып кайта. Аякларына чабата кигән килеш, 300 километрга якын араны ул җәяүләп үтә. Сугыш башланган елны 17 яшен тутырган кыз тормышның ачысын-төчесен күп татый. Әмма бүген, 90 яшен тутырган көнне, ул аларны...

Сугыш елларында Казанга хәрби заводка эшкә алынган Бәркәтә кызы Мөнәвәрә Кәшипова, авырлыкларга, ачлыкка чыдый алмыйча, аннан дүрт тапкыр качып кайта. Аякларына чабата кигән килеш, 300 километрга якын араны ул җәяүләп үтә.

Сугыш башланган елны 17 яшен тутырган кыз тормышның ачысын-төчесен күп татый. Әмма бүген, 90 яшен тутырган көнне, ул аларны искә алырга теләмәде.
-Аллага шөкер, кызым, гомерем буе колхозда эшләдем. Хәзер дә тормыштан канәгать, күршеләрем, балаларым яхшы, мине карап, тәрбияләп торалар,- ди әби.
Мөнәвәрә әби авылда ялгыз яши. Тик торырга яратмый, гел хәрәкәттә. Савыт-сабаны да юып куя, бакчага чыгып суын да сибә, чүп тә утый.
Авылда яшәүче олы кызы Мөхтәрәмә апа көн дә әнисенең хәлен белеп китә, читтә яшәүче кызлары Миннегөл һәм Мингайшә дә гаиләләре белән туган нигезләрендә еш кунаклар. Әниләренең юбилейларына да барысы да җыелышып кайтканнар.
-Әнине алып китәргә телибез, бармый. Кунакка килеп тә, ике көн куна да, "кайтарыгыз өемә",- дия башлый, - диләр балалары.
Мөнәвәрә әбине юбилее белән тәбрик итәргә Чирмешән районы башлыгы Наил Зарипов та килде, Россия Президентының котлау хатын укыды һәм үзенең бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Беркет Ключ

2
X