Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Бәркәтәдән Камил Минхәеровның тракторы җәен дә, кышын да тик тормый

Бәркәтә авылында яшәүче Камил Минхәеров үзе ясаган тракторын ел саен камилләштерә.

Металлоломнан җыелган трактор

-Пенсиягә чыккач, 2020 елда кызык өчен генә башланган эш бу. Интернетта күргәч, мин дә трактор ясап карарга булдым. Рамнарын җыярга угольникларым бар, сварка эшен беләм, кайбер электр инструментлары да үземдә, дип уйладым да, язын көннәр җылыта башлагач, эшкә тотындым, - дип сөйли башлады 64 яшьлек Камил Хафиз улы. – Арткы күпере (мост) ОДА автомобиленеке, коробка “Жигули”дан – барысы да металлолом арасыннан алган дисәң дә була. Минем әлеге шөгыльгә тотынганымны белгән танышларым да ярдәм итте. Дөрес, двигательне яңаны сатып алдым.

Кар да чистарта, бакчада да эшли

Оста үзе җыйган техника белән беренче елны арба тагып печәнгә йөри, хуҗалыктагы эшләрне башкара. Аннан соң тракторын бакча эшләренә “җигә” башлый, үзе сука ясап куя. Техниканы бакчада сынагач, аны ныгытырга була Камил абый, рамнарын сүтеп янә җыя.

Якташыбызның тракторы кыш көне дә тик тормый, кар яуган көннәрдә аңа эш бар.

-Ишегалды кечкенә, шуңа карны ыргытырга урын юк, ул яуган саен төрттереп урамга чыгарам, - ди оста. – Трактор булгач, кабинасын да әмәлләдем, ни генә дисәң дә, кар-бураннан, җил-яңгырдан ышыклый.

Яңа идеяләр

Камил Хафиз улы ял иткәндә дә вакытын әрәмгә уздырмый, үзе кебек кулибиннарның интернетка урнаштырылган эшләре белән таныша, идеяләр ала. Быел язын тракторга сука тагу җайланмасын уңайлырак итеп эшләгән. Бәрәңге утыртканда ат сукасы тага, бакчаны яз көне йомшартканда трактор артына мотоблок урнаштыра. Йомшату тирәнлеген дә үзенчә җайлаган, агрегат кирәгенчә генә туфракка бата.

-Мотоблокның да рамнарын ныгытырга туры килде. Бу мәшәкатьле эштә классташым биргән тишү станогы нык булышты, берничә дистә тишекне кул белән генә борауларга калса, ул эш күпмегә сузылган булыр иде, - дип һәр башкарган эше турында җентекләп сөйләде әңгәмәдәшем. – Остаханәдә кирәкле җиһазларны әкренләп тупладым, үткәрү җайланмасы (наждак) та ясап куйдым.

Тырыш кеше шөгылсез тормый

Алда язып үткәнемчә, Минхәеровларның бакчасын көзен трактор сукалый, язын йомшарта, бәрәңге утыртучы да, алучы да - шул трактор. Ә менә бәрәңге участогын Камил абый  башка корал белән матиклый, төпләрен өя. Әйе, без печән чабу өчен генә кулланыла дип уйлаган – триммер! Оста аның җайланмасын (насадкасын) гына алмаштырып куя.

-Өю җайланмасы кибетләрдә сатыла, ә матиклау өчен үзем ясадым, - ди Камил Хафиз улы. – Печән чапкандагы кебек триммерны тотып кына барасы, матик белән эшләгәндәге сыман көч сарыф ителми.

Авыл балалары салага тартыла

Авылны яраткан якташыбыз 37 ел Яр Чаллы шәһәрендә яшәгәннән соң, гаиләсе белән төп нигезгә күченеп кайталар. Әтиләрен карап, соңгы юлга озаталар, әниләре дә алар тәрбиясендә. Якташыбыз бер эштән дә курыкмый, заводта да, төзелештә дә эшләгән, бетонщик та, монтажник та булган.

-Хатыным Рәйсә белән икебез дә авыл кешеләре булгач, шәһәрне ничектер вакытлыча яшәү урыны кебек кенә кабул иттек һәм пенсиягә чыккач, авылга кайту планы белән яшәдек. 2014 елда бу план тормышка ашты, хатын лаеклы ялда булса да, мин әле пенсиягә кадәр берничә ел нефтьчеләрдә эшләдем, - диде ул.

Камил абый туган нигезен тулысынча яңарткан, матурлаган, барысын да уйлап эшләгән.

Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев