Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтә мәктәбен тәмамлаучылар 45 елдан соң очраштылар

Бәркәтә мәктәбендә 1979 елгы чыгарылыш сыйныфташлар очрашуы булды.

Сагынычлы  күрешү белән, арабыздан бик иртә киткән классташларыбыз Рәсимә Зәйдуллина һәм Рәшит Закировның әти-әниләренә барып килергә булдык. Аннан соң, гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган яраткан укытучыларыбыз Луиза Миргалимова, Рәкыйбә Миргалимова, Камил Мингалимовларның хәлләрен белдек. Алар, элеккеге укучыларын күргәч, бик сөенделәр. Камил абый безгә үзенең сәнгать остаханәсен күрсәтте һәм нинди картиналар ясавы турында сөйләде, истәлеккә туган як пейзажлары сурәтләнгән картиналар бүләк итте.

Очрашу мәктәптә дәвам итте, анда сыйныф җитәкчесе һәм математика укытучысы Зөлхия Гатина (Әхмәтҗанова) укучылар белән импровизацияләнгән дәрес үткәрде. Ул һәркемнән үткән теманы сорады, сыйныф старосталарыннан кайберәүләрнең дәрестә булмауларының сәбәбен ачыклады, бигрәк тә ул вакытта мәктәп каршындагы интернатта яшәүчеләр хакында, алар – Кара Чишмә һәм Туймәттән килеп укучылар, ял көннәреннән соң юлсызлык аркасында беренче дәресләргә өлгермиләр иде.

Вафат булган укытучыларыбыз Гаяз Фәссахов, Рәхилә Мәгъсүмова, Рәүф һәм Мөзәянә Гатиннар, Шәһит Насыртдинов, Вагыйз Миргалимов, Рәхимә Хәертдинова, Рәшидә апа, Мәрьям апа, Әлфинур апа һәм башкаларны искә төшердек.

Бәркәтә мәктәбе директоры Рәшит Гыйнванов мәктәп буйлап экскурсия үткәрде, бүгенге хәлләр белән таныштырды, 70 нче еллар белән чагыштырма анализ ясады. Ул елларда мәктәптә 600гә якын укучы белем алса, бүген, күрше алты авылдан килгән балаларны исәпкә алып, 65 бала укый. Аларны мәктәп автобуслары белән алып киләләр. Шулай да мәктәп рейтинг буенча районда да, республикада да алдынгы урыннарда тора, яхшы укытучылар белән тәэмин ителгән.

Очрашу, шундый чаралар өчен мәктәп коллективы тарафыннан махсус җайлаштырылган бинада, мул итеп әзерләнгән өстәлләр артында дәвам итте, биредә 1979 елгы чыгарылыш сыйныфташларының һәркайсы үзенең иң изге теләкләрен җиткерде.

Рәис Хисмәтуллин,
1979 елгы 10Б сыйныфы укучысы.

Рәис Хисмәтуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев