Бәркәтә авылында яшәүче Сания Мингалимовага 95 яшь тулды
Сугыш чоры баласы Сания Мингалимовага яшьли урман кисәргә дә туры килгән. Бу авыр хезмәт турында ул бүген дә күз яшьләре белән сөйли.
- Чуваш авылында фатирда торып урман кистек. Аякта чабата, көне буе ул юешләнеп бетә. Фатир хуҗабыз бик әйбәт иде, без кайткан җиргә мичне ягып куя, төн чыкканчы киемнәр кибеп өлгерә иде, - диде ул 95 яшьлек юбилеена җыелган кунакларга да.
Сания Минач кызын бу көнне якыннары, балалары, оныклары гына түгел, район җитәкчелеге дә котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлауларын ирештерде һәм район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән тәбрикләүләр җиткереп, аның бүләкләрен дә тапшырды. Сания әби Бәркәтә авыл җирлеге Советы исеменнән дә котлаулар кабул итте.
Кызганыч, юбиляр инде өч ел якты дөньяны күрми. Шулай да ул барыннан да хәбәрдар.
Сания әби, күзләре күрмәсә дә, эшсез тормый: биш вакыт намазын укый, балаларына, оныкларына теләкләр теләп, гел догада. Әбинең ике оныгы махсус хәрби операциядә катнаша, ул аларның сау-сәламәт кайтуларын теләп аятьләр укый, алар белән күрешүне сагынып көтә.
Елховой авылы кызы Сания Бәркәтә егете Шәһит белән гаилә коралар. Кызганыч, түгәрәк тормышлары иртә кителә, Шәһит абый 30 яшендә дөнья куя. Сания апа 30 яшендә өч бала белән тол калган: олысы Даниягә – 5, Габдерәшиткә 3 яшь, Габдерәхимгә нибары биш ай була. Балаларын ялгызы аякка бастыра. Колхоз эшеннән калмый: фермада да эшли, печән, салам эскертләре куялар, гектарлап чөгендер эшкәртәләр, йорт тутырып маллар да асрыйлар. Уллары, кызы аның төп ярдәмчеләр булган.
- Әниебез таләпчән иде, безне эшкә өйрәтеп үстерде. Үзе колхоз эшенә киткәндә безгә “нәрәт” калдырды, ул кайткан җиргә барын да башкарып куя идек, - ди кызы Дания.
Сания әби улы Габдерәхим, килене Резеда тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Алар килене белән 36 ел кыз белән әни кебек яшиләр. Әбинең сигез оныгы һәм биш оныкчыгы бар.
-Энебезгә һәм киленебезгә бик зур рәхмәт, әниебез кадер-хөрмәттә, - ди Дания апа.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев