Утыз Имән авылында яңа күпер төзиләр
Безнең районда

Утыз Имән авылында яңа күпер төзиләр

Утыз Имән авылында Кече Сөлчә елгасы аша яңа күпер салалар.

Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов әйтүенчә, 70-80 нче елларда төзелгән иске күпер нык тузган булган. Инде дәүләт ярдәме белән быел биредә яңа күпер өлгертмәкчеләр.

Утыз Имән белән Ульяновка авыллары арасында юл да начар.  Белешүебезчә, быел бу юлның  2 километр чамасы озынлыктагы арасын, Ульяновкадан тотынып, Нагорный бистәсенә борылыш тирәсенә кадәрге участокны,  капиталь ремонтлаячаклар.

 

 

Марат Гомәров фотолары

 


Нет комментариев