Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәтне “кар тоткыныннан” бергәләп чыгарганнар

Кар-буран котырган көннәрдә туймәтлеләргә читтә яшәүче авылдашлары ярдәмгә килгән. Зур-зур техникалар белән авылны “кар тоткыныннан” чыгарганнар.

-Гыйнвар аендагы карларны, көне-төне эшләсәк тә, үзебезнең трактор белән генә җиңдерерлек булмады, - диде Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. – Рамил Кәримов роторлы трактор җибәрде, аңа бик зур рәхмәт. Авылдашларыбыз: “Татойлгаз” җәмгыяте генераль директоры Айрат Гыйматдинов, аның кул астында эшләүче Рифат Фәссахов һәм Ленар Абдуллиннар җибәргән “Амкодор” погрузчигы дүрт көн авыл урамнарын чистартты. Рәхмәт, мондый көчле техникадан башка юлларны ачу мөмкин түгел иде. “Ямашнефть” һәм “БИО-АГРО” җәмгыятьләре техникаларының ярдәме дә артык булмады.

Авыл җирлеге тракторында Наил Гыйниятуллин эшли. Аңа алмашка Рәсим Нуруллин да утыра. Әлеге “Беларус” тракторында авыл җирлеге башлыгын да еш күрергә туры килә. Алар халык эшкә киткәнче авыл урамнарын кардан чистартып үтәләр.

Туймәттә шәхси хуҗалыкларда да тракторлар аз түгел. Аларның хуҗалары Равил Галимов, Ислам Сәүбанов, Алмаз Хәсәнов, Альберт Фәссахов, Чулпан Ильясов, Шамил Фасыйхов, Ильназ Гатиннар да авыл урамнарын кардан чистартуга кушылганнар.

Сүз уңаенда. Туймәттә тугыз урам, аларның гомуми озынлыгы 7 километрдан да күбрәк.

Ильдар Кәримов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев