Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Туймәт мәдәният йорты бинасын капиталь ремонтлыйлар

Февраль аенда Туймәт авылы мәдәният йортына төзүчеләр килде. Биредә мәдәният объектларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча капиталь ремонт башланды.

Нурлат шәһәреннән килгән төзелеш бригадасы бинаның эчендә демонтаж-сүтү эшләрен тәмамлаган. Осталар түбәне төсле калай белән ябалар.

Ремонт барышында мәдәният учагы эчтән дә, тыштан да яңарачак. Яңа электр үткәргечләре сузыла, җылылык системасы яңартыла, су, канализация челтәрләре ясала, бинада санузел да булачак. Планга ишек, тәрәзәләр алмаштыру да кертелгән. Шулай ук стеналар, идән һәм түшәмнәр дә яңа төс алачак. Бинаны тышлау һәм тирә-юньне төзекләндерү дә ниятләнә. Мәдәният йортына яңа җиһазлар һәм музыка аппаратурасы да алыначак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев