Туймәт балалары мәчеткә курсларга килә
Безнең районда

Туймәт балалары мәчеткә курсларга килә

Туймәт авылы мәчетендә 5 августта мәктәп укучылары өчен дини-тәрбияви курслар башланып китте, ул бер атна дәвам итә.

Беренче көннәрдә дин йортына 30дан күбрәк бала җыелган, аларның саны арта. Биредә балаларга иртәнге аш, дини-тәрбияви дәресләр, уеннар, экскурсияләр каралган. Өйлә намазыннан соң төшке аш ашап өйләренә таралалар. Ә курсларның ахыргы көнендә балаларны төрле сюрпризлар, бүләкләр көтә.

Фото: Айнур Кәримов


Нет комментариев