СВОдан ялга кайткан Түбән Кармалка егете гаилә корды
Район ЗАГС бүлеге яшь пар Алексей һәм Викториянең туйларын рәсмиләштерде. Алексей 2022 елның ноябреннән махсус хәрби операциядә катнаша.
Яшьләр никахларын ашыгыч рәвештә теркәү хокукыннан файдаланганнар. Якташыбыз СВОдан кыска вакытлы ялга кайткан, аннан соң аның дәваланырга китәсе бар.
Алексей Денисов 2022 елның көзендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән. Моңа кадәр Яр Чаллы шәһәрендә заводта эшләгән. Виктория тумышы белән Әлмәт районыннан, хәзер Түбән Камада яши. Киләчәктә яшь пар шунда төпләнмәкче. Алар тугыз ел элек кафеда танышканнар. Шуннан бирле аралары өзелмәгән, аралашып торганнар.
-Бер-беребезгә булган хисләребез, мөнәсәбәтләребез вакыт белән сыналды. Алексей бик әйбәт, җайлы кеше, - ди Виктория.
- Кабат СВОга киткәч, кәләшемне урлап китмәсеннәр дип, никахыбызны рәсмиләштерергә булдык. Ул бит күркәм холыклы, бар яктан килгән, - дип әңгәмәгә кушылды “Джомба” позывнойлы якташыбыз.
Аларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, туганнары килгән.
- Ниһаять, улым үзенә терәк булырдай кәләш белән гаилә кора. Минем өчен бик шатлыклы, дулкынландыргыч көн, хәтта күзләрем дә яшьләнә. Улымның исән-имин әйләнеп кайтуын көтәрдәй тормыш иптәше булды, - дип хис-кичерешләрен уртаклашты алты бала үстергән Людмила Денисова.
Яшь парны туй көннәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ольга Галеева, Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин котлады.
-Виктория, сез бик бәхетле, чөнки шундый әйбәт егет Алексейны очраткансыз. Ул чын ир-егет, илебезнең патриоты. Сезгә бәхетле, озын гомер, сәламәтлек телим, - диде Илнур Минсәгыйть улы.
Сүз уңаеннан. Мобилизацияләнгән һәм контракт төзегән гражданнар никах теркәү срогын гариза биргән көнгә кадәр кыскарта ала, ягъни хәрби комиссариаттан алынган документ нигезендә, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре аларны гариза биргән көнне үк язылыштыра ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев