Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Россия йөрәге”н Яңа Чишмә районына тапшырдылар

Бөтенроссия Гаилә учагы Чирмешән районыннан Яңа Чишмә районына тапшырылды

Чирмешәндәге “Орион” яшьләр үзәгенең никахлашу залында Бөтенроссия гаилә учагы уты урнашкан капсуланы Яңа Чишмә районы вәкилләренә тапшыру тантанасы узды.

Чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мохсинова сәламләде.

2024 ел РФ Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. “Россия йөрәге” гаилә учагын "Россия" Халыкара күргәзмә кысаларында узган Бөтенроссия Гаилә форумында 23 гыйнварда кабызып, Гаилә елына старт бирелгән иде.

Гаилә учагын якташларыбыз Эльвина һәм Ренат Гарифуллиннар яшь гаиләсе Аксубай районыннан алып кайткан иде. Яшь пар әле күптән түгел генә гаилә корды. Икесе дә иҗат кешеләре, район мәдәният йортында эшлиләр. Алардан капсуланы яңачишмәлеләр – Храмовлар гаиләсе кабул итеп алды.

Гаилә башлыгы, өч бала әтисе, бүген махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Аның тормыш иптәше Рузанна Анатольевна “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә - социаль педагог. Моннан тыш ул хәйрия чараларында да актив катнаша. Храмовлар өч бала үстерәләр.

Бәйрәмгә Әккәрәй авылыннан алтын юбилейларын үткәргән Виталий һәм Любовь Родионовларны да чакырганнар. 50 ел бергә гомер иткән парлар яшьләргә үз теләкләрен җиткерделәр (ред. Әлеге гаилә турында район газетасының киләсе санында укыгыз).

Капсула безнең районда бер атна торды. Шул вакытта яшьләр бүлеге белгечләре “Россия йөрәге” гаилә учагы уты “астында” бик күп төрле чаралар үткәрделәр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев