Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Республиканың бизнес-омбудсмены Фәрит Әбделганиев чирмешәнлеләрнең сорауларына җавап бирде

Чирмешән районында шәхси сәнәгать паркы төзеләчәк. Киләчәктә район үзәгендәге каты көнкүреш калдыклары полигоны ябылырга тиеш: барлык чүп-чарны Лениногорск шәһәренә заводка озатачаклар. Чирмешәндә балалар өчен күңел ачу заллары ачарга планлаштыралар.

Бу хакта район башлыгы Рамил Айбатов “Орион” яшьләр үзәгендә эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән узган чираттагы очрашуда сөйләде.

Гомумән, район җитәкчелегенең киләчәккә планнары зурдан.

- Бөтен эшне дә бервакытта башкарып булмый. Аның өчен вакыт һәм финанслар кирәк, - диде Рамил Тәлгать улы үз чыгышында. - Билгеле, бүген бизнесны үстерү ансат түгел,  авырлыклар да бар. Зарлансак та, без эшлибез һәм уңай күрсәткечләребез дә бар.

Район җитәкчесе эшмәкәрләрне активрак булырга һәм сату белән генә түгел, ә хезмәт күрсәтү өлкәләрендә дә эшчәнлек алып барырга өндәде.

Киңәшмәдә Казаннан килгән кунак - Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Әбделганиев та катнашты.

- Кызганыч, нигездә, эшмәкәрләр җитди проблемалар килеп чыккач кына безгә мөрәҗәгать итәләр. Шуңа да соңгы вакытта без күзәтчелек органнары белән берлектә профилактик визитлар үткәрә башладык. Монардан куркырга кирәкми, әлеге чара барышында сезгә бушлай аудит үткәрәләр һәм киңәшләр бирәләр, - дип сөйләде Фәрит Солтан улы.

Район территориясендә 430 шәхси эшмәкәр һәм 62 предприятие эшли. Алар, нигездә, сату һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә эшчәнлек алып бара. Кече бизнес 1600 кешене эш белән тәэмин итә.

Әбделганиев әйтүенчә, былтыр вәкил аппаратына эшкуарлардан 1868 мөрәҗәгать килгән, шуларның 16сы - Чирмешән районыннан.

- Бер яктан карасаң, бу яхшы, эшмәкәрләрнең сораулары юк кебек, ләкин икенче яктан, бәлки, чирмешәнлеләр үз проблемаларын күтәрергә куркалардыр. Шуңа да бүген без монда килдек. Сорауларыгыз булса, хәзер бирә аласыз яисә җыелыштан соң шәхсән үзем белән сөйләшергә мөмкин, - диде республиканың бизнес-омбудсмены. – Аннан соң һәр районда безнең вәкил бар. Сорауларыгыз белән аңа да мөрәҗәгать итә аласыз. Сезнең районда ул – Альберт Латыйпов.

Очрашу барышында сораулар бирүчеләр булды.  Рамил Айбатов һәм Фәрит Әбделганиев аларга җавап бирделәр.

Республикада эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән төрле программалар эшли. Чаралар комплексына ташламалы кредитлар, укыту программалары, маркетплейсларда, ярминкәләрдә сату керә.

Болар хакында Республиканың эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү фондының генераль директоры Айдар Салихов җентекләп сөйләде.

Очрашуда шулай ук район прокуроры Илдар Солтанов,  Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары территориаль бүлеге баш белгече Алсу Әбделганиева,  Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәнең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге начальнигы Илдар Нәбиуллин да катнаштылар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев