Үсентеләр барысы да Иске Үтәмеш авылында тамыр җибәрәчәк
Моңа кадәр “Татнефть” җәмгыятенең “урманчылар” бригадасы районыбызның берничә авылында 500 төп нарат утырткан иде инде. Район башлыгы Рамил Айбатов әйтүенчә, нефтьчеләр бездщ өстәмә тагын 250 төп агач утыртырга булган.
1,5-2 метр озынлыктагы наратларны, язганыбызча, питомниклардан төпләре-тамырлары белән алып күчерәләр. Иске Үтәмештә 185 үсенте авыл Сабан туе үтә торган стадион янәшәсендә, 35е Тынычлык урамында, иске почта һәм кибет биналары арасындагы территориядә, утыртылган.
Нет комментариев