Күтәмә авыл китапханәсендә сугыш турында китаплар укылды
Безнең районда

Күтәмә авыл китапханәсендә сугыш турында китаплар укылды

Күтәмә авыл китапханәсе мәктәп коллективы, мәктәп китапханәсе, балалар бакчасы, мәдәният йорты белән тыгыз элемтәдә эшли.

Алар укучыларда, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм хисе тәрбияләү максатында “Рух белән көчлеләр: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” акциясенә кушылдылар. Авыл китапханәсендә узган чарада башлангыч сыйныф укучыларына һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга Җиңүнең нинди югалтулар хисабына яулануы турында сөйләделәр, Валентин Катаевның “Сын полка” әсәреннән өзек укып, фикер алыштылар. “Зина Портнова” исемле документаль фильм да күрсәтелде.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев