Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күпьеллык тәнәфестән соң Флера әби кабат район газетасын укыячак

Иске Кади авылыннан Флера Әминова агымдагы елның икенче яртыеллыгына район прокуратурасы хезмәткәрләре яздырткан район газетасын укыячак. Алар ветеранга “Безнең Чирмешән” газетасына подписка бүләк иттеләр. Җиде еллап инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнгән Флера әбигә бу бик кирәкле бүләк.

-Элек газеталарны күп алдыра идек. Хәзер пенсиянең байтак өлеше даруларга китә, шуңа соңгы елларда матбугат басмаларына язылырга акча җиткереп булмый, - ди 81 яшьлек ветеран. – Миңа шундый бүләк ясаучыларга, район хәбәрләре белән танышып барырга мөмкинлек тудыручыларга бик зур рәхмәт. Газета укырга яратам мин.

Флера әби ире Хәйдәр белән Воркутада яшәгәннәр, пенсиягә чыккач, туган авылларына кайтып төпләнәләр. Әминовлар ике ул тәрбияләп үстергәннәр, кызганыч, Флера әби бүген ялгыз калган, ирен һәм ике улын да җир куенына салырга туры килгән. Оныклары да бик еракта яши, еш кайта алмыйлар. Кеше ярдәменә даими мохтаҗ якташыбызга социаль хезмәткәр Лилия Хәбибуллина һәм энесенең хатыны Гүзәлия булышалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев