Көчле җил Иске Үтәмештә агачларны аударган
Сишәмбе кичен булган көчле җил Иске Үтәмеш авылына зыян салган, Муса Җәлил урамында электр чыбыклары да өзелгән. Электрчылар аларны ялгап куя.
-Кичке якта көчле җил чыгып, агач ботакларын сындырды, аларның кайберләре урамдагы электр чыбыклары өстенә дә төште. Ботаклар берничә йортның түбә шиферларын да ваткан, - диде Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов.
Давыл мәктәп янындагы тирәк агачларының зур-зур ботакларын “талаган”, авыл мәдәният йорты бакчасындагы ике чыршыны сындырган. Әлеге агачлар биредәге беседка өстенә төшеп, аны ваткан.
-Табигать салган зыянны бетерү өчен икенче көнне мәктәп һәм авыл мәдәният йорты коллективларын җыйдык. Авыл җирлеге тракторы арбасына төяп, өч олау ботак, чүп-чар түгелде, - диде Рәфис Садыйр улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев