Казанда узган картинг буенча турнирда Чирмешән спортчысы да катнашты
Безнең районда

Казанда узган картинг буенча турнирда Чирмешән спортчысы да катнашты

Казанда «Форсаж» картинг-үзәгендә Татарстан Республикасы автоспорт федерациясе кубогына картинг буенча узган ярышларда Чирмешәннән Марк Миронов та (тренеры Линар Гарифуллин) уңышлы чыгыш ясаган.

Турнирда республиканың 13 шәһәреннән һәм районыннан барлыгы 47 бала катнашкан. Җиңүчеләрне өч номинациядә (яшь категориясе буенча) билгеләгәннәр. Марк иң кечкенәләр арасында (9 -12 яшьлекләр) призерлар рәтенә кергән.

Марк иң кечкенәләр арасында (9 -12 яшьлекләр) призерлар рәтенә кергән: Линар Гарифуллин фотосы

2нче Чирмешән урта мәктәбенең өченче сыйныф укучысы әле күптән түген генә “Профи” картинг-клубында шөгыльләнә башлаган һәм үзен үзсүзле, үҗәт, максатчан спортчы буларак күрсәткән.


Нет комментариев