Ивашкинодан Никоновларның кыярлары апрель башында ук өлгереп җиткәннәр
Безнең районда

Ивашкинодан Никоновларның кыярлары апрель башында ук өлгереп җиткәннәр

Ивашкино авылыннан Виталий һәм Алексей Никоновлар үз теплицаларында үстергән  кыярларын апрель башында ук авыз иткәннәр.

 

-Февраль башында чәчкән орлыклар уңыш бирә башлады. Икенче төркемен февраль ахырында утырттым, алары да чәчәктә. Хәзер теплицада 22 төп кыяр үсентесе, - диде Виталий. – Үткән елда да шулай иртә утырткан идем, тик уңыш быелгы кебек иртә өлгермәде.

Никоновларның 9 метрлы теплицаларының бер башында малларга азык пешерү өчен мич урнаштырылган, ул шуның хисабына җылына. Теплицада тиешле температура саклау өчен, аны бүлеп куйганнар.

-Гадәттә, температураны плюс 15 градустан төшермәскә тырышам, махсус яктырткычлар да урнаштырдым. Әле монда ясап бетерәсе эшләр байтак. Яктылык һәм дымлылыкны тиешле нормада тотарга кирәк, -  диде яшь бакчачы. – Эш тәртибен Интернеттан да укыйм, теплица тотучылар белән дә киңәшләшәм.

Никоновларның тартмалардагы помидор үсентеләре дә теплицада, озакламый аларны да күчереп утыртачаклар.


Нет комментариев