Югары Кәминкәгә солдатлар кайтты
Безнең районда

Югары Кәминкәгә солдатлар кайтты

Югары Кәминкә авылында ике йортка: Җиһаншиннарга һәм Шәмсетдиновларга солдат кайтты. Аларны туганнары, дуслары каршы алды.

Дәнис Җиһаншин белән Илдар Шәмсетдинов үткән елның язында икесе бергә алыналар армия хезмәтенә, өйрәнүләрдә дә (учебкада) бергә булалар. Илдар бер көн алданрак кайтып, дустын каршы алган. Егетләр мәктәптә дә бергә укыганнар, техникумда да бергә һөнәр үзләштергәннәр.

Люция Җиһаншина фотолары.


Нет комментариев