Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Илмир – Чирмешәннең мини – мистеры

Илмир Мөхәммәтшин (Чирмешән) район мәдәният йортында үткән "Чирмешән районының мини - мистеры" бәйгесенең җиңүчесе булды. Яшь малайлар арасында мондый бәйге районда тәүге тапкыр оештырылды. Бу көнне 6, 7, 8 яшьлек малайлар, барысы тугызау, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар, тамашачыларга да кызыклы тамаша бүләк иттеләр. Дөрестән дә, сабыйларның сәхнәдә үз - үзләрен...

Илмир Мөхәммәтшин (Чирмешән) район мәдәният йортында үткән "Чирмешән районының мини - мистеры" бәйгесенең җиңүчесе булды.


Яшь малайлар арасында мондый бәйге районда тәүге тапкыр оештырылды. Бу көнне 6, 7, 8 яшьлек малайлар, барысы тугызау, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар, тамашачыларга да кызыклы тамаша бүләк иттеләр. Дөрестән дә, сабыйларның сәхнәдә үз - үзләрен тотышы, табигый, эчкерсез, тырыш булулары залда утыручы бер кешене дә битараф калдырмады. Балаларның һәр чыгышы алкышларга күмелде. "Мини - мистер"лар да сынатмадылар, алар ярышка бик җитди әзерләнгәннәр. "Визиткалар" күпчелек шигъри юллардан торды, видеосюжетлар белән дә баетылды. Сәләтле бу малайлар үзешчән сәнгатьтә дә югалып калмадылар: җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, хәтта әкият тә сәхнәләштерделәр. Динар Мостафин башкаруындагы җыр тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Ә Илмир Мөхәммәтшинга "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерергә әтисе, әнисе, ике абыйсы да ярдәмгә килделәр.

Мода. Кызлар гына түгел, малайлар да матур киенергә яраталар. Өсләрендәге киемнәр малайларның холкын да чагылдыргандай булды. Жюри әгъзалары фикеренчә, конкурста катнашкан һәр малай җиңүгә лаек.

Аларның һәркайсы үзенчәлекле, кабатланмас сыйфатларга ия. Шуңа да бүген алар барысы да - аерым номинацияләрдә җиңүчеләр: "Тамашачылар симпатиясе" номинациясендә - Динар Мостафин (Кара Чишмә), "Артистлык"та - Стас Борисов (Күтәмә), "Мөлаем мини - мистер" - Роман Иванов (Сосновка), "Сокландыргыч мини - мистер" - Гадел Гайнуллин (Туймәт), "Мини - мистер модель" - Марат Кәлимуллин (Якты Тау), "Элегантлык"та - Никита Калашников (Түбән Кармалка), "Алтын куллар" - Айнур Ганиев (Чирмешән), "Джентельмен" - Алексей Моляков (Лагерка). Ә "Чирмешән районы мини - мистеры" исеменә алты яшьлек Илмир Мөхәммәтшин (Чирмешән) лаек булды. Малайларның, егетләр дисәң дә килешә, һәрберсенә истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән бәйге

2
X