Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яшәүчедәге Авыл көнендә СВОда һәлак булган авылдашларын искә алдылар

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Малик Нуруллинның җәсәден 1 июньдә туган авылы Яшәүче зиратында җирләделәр.

Яшәүчелеләр алтын куллы, ярдәмчел якташларын онытмыйлар. Ул бик оста эретеп ябыштыручы булган. Аны Авыл көнендә искә алдылар һәм кыз туганы Фәния Нуруллинага бүләк тапшырдылар.

-Абыебыз төп нигезнең учагын саклаучы иде. Ул гел изгелек эшләргә ашыкты, - ди Фәния апа. – СВОга 2023 елның 19 сентябрендә киткән, бу хакта безгә әйтмәде. Телефоннан сөйләшкәндә авыл турында сораша иде. Озак вакыт хәбәре булмагач, эзләтә башладык, 12 декабрьдә һәлак булган. Хәзер инде барып дога кылырга кабере булуына шатланабыз. Малик абыйны искә алып, бүләк биргән авылдашларга бик зур рәхмәт.

 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев