Яктытаулылар авылдашлар очрашуына өч бәлеш салып килгән
Безнең районда

Яктытаулылар авылдашлар очрашуына өч бәлеш салып килгән

Якты Тауда “Авылымның айлы кичләре“ дип аталган чара оештырдылар.

Бу көнне мәчет каршындагы мәйданда сыйлы табыннар көйләнде. Бәйрәм чыгымнарын авылдаш иганәчеләр күтәргән.

-Бәйрәмгә җитмешләп кеше җыелды. Коръән, укып, авылдашлар рухына дога кылдык, үткәннәрне искә төшереп утырдык. Табыннарыбыз сыйлы иде, хатын-кызлар өч бәлеш тә салып килгән. Ә кичен җыр-биюләр оештырдык, - ди авыл клубы сәнгать җитәкчесе Ләйсән Нотфуллина.

Бүген Якты Таудагы 65 йортта туксаннан күбрәк кеше яши. Иске Кади  мәктәбенә 9 бала йөреп укый. Кызганыч, авылда мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар юк.

 

Ләйсән Нотфуллина фотолары

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев