Дистәләгән чирмешәнле “Тукайны бергәләп укыйбыз!” акциясенә кушылды
8 гыйнварда Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәме белән республикабызда “Тукайны бергәләп укыйбыз” дип аталган масштаблы мәдәни проектка старт бирелде. Әлеге акция бөек татар шагыйре, халык күңелендә мәңгелеккә урын алган Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Әлеге күркәм башлангычка Чирмешән үзәк китапханәсе дә теләп кушылды.
-Бүгенге көндә инде дистәләгән чирмешәнле Тукаебызның төрле шигырьләрен укып, бөек шагыйрь иҗатына ихтирамын белдерде, - диде китапханә директоры Земфира Җамалетдинова. – Балалар китапханәсендә бу акциягә 15 бала кушылды, кайбер шигырьләрне сәхнәләштерделәр дә. Өлкәннәр китапханәсендә тугыз якташыбыз Тукай шигырьләрен укыды. Бөек шагыйребез шигырьләрен укып, тарихка кереп калырга теләгән райондашларыбызны китапханәдә көтәбез.
Гыйнвар аеннан башлап юбилей елы ахырына кадәр Татарстанның 1,5 мең китапханәсендә һәр пәнҗешәмбе ачык очрашулар узачак. Бу очрашуларда теләге булган һәркем Тукайның бай һәм тирән мәгънәле шигъри мирасына чума, аның иҗаты белән янәдән таныша алачак. Әсәрләр татар һәм рус телләрендә укыла, фикер алышулар үткәрелә.

Проект кысаларында беренче булып Габдулла Тукайның “Туган тел” исемле мәшһүр шигыре яңгырады. Һәр атнада нинди шигырь укылырга тиешлеге билгеле. Шигырь укучы видеога төшерелә һәм ВК социаль челтәрендә урнаштырыла. Язмаларны интернеттан карарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев