Динара Хәмитова - “Алдынгылар хәрәкәте” Советы рәисе
Район балалар яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең “Алдынгылар хәрәкәте” төбәк бүлеге рәисе сайланды.
Бу постка хәрәкәтнең башлангыч бүлекчәләреннән тәкъдим ителгән дүрт кандидат арасыннан, яшерен тавыш бирү юлы белән, иң лаеклысы сайлап алынды. Чирмешән лицееның 9 сыйныф укучысы Динара Хамитова төбәк бүлеге рәисе булды.
Кандидатлар активистларны үзләре белән таныштырдылар һәм проектларын якладылар. Динара яшьтәшләрен төрле юнәлешләргә туплап, алар өчен кызыклы булган чаралар оештырырга тели. Һәр чараны видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштыру проектын тәкъдим итте.
- Райондагы һәр мәктәптә җирле бүлекчәләр оештырылды, хәзер инде төбәк бүлегенең рәисе дә булды, - диде “Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлеге җитәкчесе Гөлшат Җамалтдинова. – Беренчеләрнең җирле Советы район балалар һәм яшьләр оешмалары, отрядлары, клублары активистлары звеносын, шулай ук район территориясендә ачылган һәр беренчел бүлекчә вәкилләрен берләштерә. Җирле Совет утырышлары ким дигәндә кварталга бер тапкыр үткәрелергә тиеш.
“Алдынгылар хәрәкәте” командасында булырга һәм бергәләшеп районның үсешенә үз өлешләрен кертергә теләүчеләр рәис урынбасарлары һәм юнәлешләр буенча активистлар була ала. Һәркем үз тормышына яңа төсләр тәэсирләр өстәп, тирә-юньдәгеләрнең тормышын да яхшырта алачак.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев