Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чумачкалылар Авыл көнендә очрашты

Чумачкалылар быел да очраштылар - Авыл көне уздырдылар.

Авылның үзәгендә – клуб каршында оештырылган чарага йөзләгән кеше җыелды, туганнар, сыйныфташлар, гомумән, авылдашлар очрашты. Сибәләп узган яңгыр да бәйрәм кәефен бозмады.

Бәйрәм җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды. Кунаклар милли уеннарда катнаштылар: капчык киеп йөгерделәр, көянтә-чиләк белән су да ташыдылар, билгеле, алар берсе дә бүләксез калмады.

Авыл көне яңгырга да карамастан гөрләп үтте

“БИО-АГРО” җәмгыяте һәм район ярдәме белән оештырылган чарада күпләрне хөрмәтләделәр. Авылның өлкән кешеләрен, юбиляр гаиләләрне, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен һәм мәктәп яшендәге балаларны бүләкләделәр. Кунаклар кичкә кадәр күңел ачты, бәйрәм итте.

 

Александр Митякин фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев