Чирмешәннең туган як тарихы музее грант акчасына эш кораллары алмакчы
Туган як тарихы музее 250 мең сумлык грант откан.
Алар “Традицияләр көче” проекты белән ТР Мәдәният министрлыгының муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективларына ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы хөкүмәте грантында катнашып, “Музей-күргәзмә эшчәнлеге һәм халык сәнгате кәсепләре” номинациясендә җиңү яулаганнар.
Проект халык сәнгате һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыруны күздә тота. Аның кысаларында агачтан әйберләр ясау, мастер-класслар уздыру, проектта катнашучылар кулы белән эшләнгән әйберләрдән сату-күргәзмәләр оештыру планлаштырыла.
-Грант акчасына агач эшкәртү кораллары алырга ниятлибез. Проектның максаты агач эше һөнәрен саклауга, балаларда һәм яшүсмерләрдә технологик осталык формалаштыруга, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән, - диде музей директоры Виталий Ухливанов. - Проектка күп балалы гаиләләрне, пенсионерларны, мөмкинлекләре чикле кешеләрне җәлеп итәргә телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев