Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәннең Техническая урамында тротуар ясыйлар

Район үзәгендәге Техническая урамының бер өлешендә, олы юл янәшәсендә, 300 метрдан озынрак арада тротуар ясыйлар.

“Юбилейная” боз сарае тирәсеннән Сабантуй чишмәсенә төшү уңаенда бүген бордюрлар урнаштырыла.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең  беренче урынбасары Муса Вилданов әйтүенчә, 1,5 метр киңлектәге җәяүлеләр юлы Юбилей урамы юлына тоташа, ул асфальт өслекле булачак.

Киләчәктә тротуарны Кече Чегодай авылы янындагы юл чатына кадәр дәвам итү планлаштырыла. Әлеге юл  җәяүлеләр хәрәкәтен куркынычсызрак итәчәк.

фотографии Марата Гумерова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев