Чирмешәннең район инвалидлар оешмасы ресторанда 30 кешегә табын корды
Безнең районда

Чирмешәннең район инвалидлар оешмасы ресторанда 30 кешегә табын корды

Ресторанга дәшкән кунакларын район инвалидлар оешмасы лотереялар уйнатып, бүләкләр таратып, тәмле ризыклар белән сыйлады.

-Быелгы инвалидлар декадасында әлеге чарага күбрәк район үзәгендә яшәүче якташларыбызны чакырдык. Алар арасында айлар буе өйдән чыкмаучылар бар. Монда килеп рәхәтләнеп аралашсыннар әле. Бер күрешеп сөйләшүгә ни җитә?! - диде район инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Талипова.

Бүген районда 1432 инвалид яши. Шуларның 76сы – балалар. 25ләп якташыбыз – урын өстендә.

Чирмешәннән 35 яшьлек Екатерина Сдобнова инвалид коляскасында хәрәкәтләнә.

-Көннәрегез ничек үтә? – дигәч.

-Телевизор карыйм, китаплар күп укыйм. Компьютерны да һәр көнне кабызам. Җәй көне урамга еш чыксам, кышын коляска белән карда йөрергә кыен, - диде ул.

Ресторандагы табынлы мәҗлестә утызлап якташыбыз катнашты. Чирмешәннең үзәк мәчете картларына рәхмәт: сәламәтлекләре чикле  якташларыбызның һәрберсенә алар да тәм-томнар алып килгән. Түбән Камадагы Чирмешән якташлык җәмгыяте артистлары күрешүне җыр-бию, кызыклы уеннар белән бизәде.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары


Нет комментариев