Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәнлеләр бүгенге “Абүнәче көне”нән бүләкләр алып киттеләр

Күтәмәдән Семайкиннар “Абүнәче көне”ндә откан салат савытын әбиләренә бүләк итмәкчеләр

Район үзәгендәге почта элемтәсе участогы газета-журналларга язылучылар арасында бүген “Абүнәче көне” үткәрә һәм якташларыбызны сувенир белән бүләкли, чара кичке 5кә кадәр дәвам итәчәк.

Күтәмә авылыннан Семайкиннар 2025 елның икенче яртыеллыгына ике басмага язылып, салат савытына ия булдылар. Оныгы аны әбисенә бүләк итмәкче.

Семайкиннарның “Наш Черемшан” район газетасына ел да язылулары безне дә сөендерә.

-Район газетасыннан башка булмый, бөтен хәбәр шунда бит. Барысын да укып барабыз. Үзеңнең авылдашлар турында уку тагын да кызык. Тортлар пешерү остасы, авылдашыбыз Ольга Сайгушева хакында яратып укыдык. Александр һәм Лидия Семайкиннар  гаиләсе хакындагы язма да ошады. Бүген менә бүләк бирделәр. Газетага язылганлык хакындагы квитанцияне редакциягә кертәбез, бүләкләр уйнатуга. Узганында безнең Күтәмәдән отучылар күп булды, - ди колхозда гомере буе машина йөртүче булып эшләгән Александр Семайкин.

Сүз уңаеннан, Александр Васильевичка июнь аенда 65 яшь тула икән. Тугры газета укучыбызга саулык-сәламәтлек, имин тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев