Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнгә “Гринта” җәмгыяте белгече килде

Чирмешәнлеләргә эре габаритлы калдыкларга нәрсәләр керүен һәм ничек чыгарылуын аңлаттылар

Соңгы вакытта Чирмешән урамнарындагы чүп контейнерлары тирәсенең чыбык-чабык, бакча чүпләре белән тулуын еш күрергә була.

Әлеге проблема турында район башлыгы Рамил Айбатов җаваплылыгы чикләнгән “Гринта” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары  Александр Оленин  белән сөйләште. Александр Николаевич безгә дә интервью бирде, эре габаритлы калдыкларга нәрсәләр керүен һәм аларның район үзәгендә ничек чыгарылуын аңлатты.

-Эре габаритлы калдыкларга иске җиһазлар, сафтан чыккан көнкүреш техникасы һәм бина эчендәге ремонттан калган барлык әйберләр, мәсәлән, иске обойлар яки линолеум керә, - диде Александр Оленин. - Закон буенча мондый калдыклар каты көнкүреш калдыкларына керә, чөнки алар торак биналар эчендә барлыкка килгән. Шуңа күрә аларны чыгару өчен түләү төбәк операторы тарифына кертелгән. Мондый калдыкларны махсус техника елның җылы вакытында атнага бер тапкыр һәм кыш көне 10 көнгә бер тапкыр алып китә.

Иске җиһазларны һәм техниканы каты көнкүреш калдыклары өчен куелган контейнерларга яки махсус мәйданчыкларда урнаштырырга мөмкин. Тик аларны контейнерлар алдына куярга ярамый, чөнки бу юлдан узучы транспортларга комачаулый. Эре габаритлы калдыкларны контейнерга салмавың хәерле: башка калдыклар тутырылган пакетларны салырга урын калмый.

-Бу чүпләрне атна дәвамында чыгарырга тиешләр. Әгәр торак пунктта калдыкларны җыю оештырылган икән, үлчәме һәм габаритлары буенча чүп ташучыга кул белән төярлек җиһазларны яки техниканы чүп җыю транспорты хәрәкәт маршрутында калдырырга мөмкин, - диде директор урынбасары. - Калдыклар аеруча зур булса, алдан заявка буенча, үзәкләштерелгән җыюны оештыру өчен, авыл җирлекләре башлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Һәрхәлдә, эре габаритлы калдыкларны детальләргә сүтеп, төяүгә әзерләргә кирәк – аларны йөк ташучылар күтәрә алсын өчен, тырпаеп торган кадакларыннан, очлы металл кырыйларыннан арындырырга.

Шул ук вакытта эре гоборитлы калдыкларга капиталь ремонт калдыклары: кирпеч һәм бетон ватыклары, цемент, такта һәм инженерлык коммуникацияләре калдыклары керми, алар махсус мәйданчыкларда яки контейнер мәйданчыклары янына чыгарылырга тиеш түгел. Мондый калдыкларны алып китсеннәр өчен тиешле лицензиясе булган оешма белән килешү төзергә кирәк. Үсемлек сабаклары һәм киселгән ботаклар шулай ук калдыклар туплану урыннарында урнаштырылырга тиеш түгел, аларны файдалы итеп куллану отышлы – мәсәлән, сабаклардан компост ясарга, ә ботакларны мунча ягу өчен кулланырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев