24 февральдә Чирмешәндә район Советы сессиясе уза. Бу көнне районга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевның килүе көтелә.
Сессия башланганчы кунаклар район оешмалары эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә белән танышачак. Шулай ук бу көнне Кара Чишмә авылында яңа блок-модульле фельдшер-акушерлык пункты ачу планлаштырыла.
Район мәдәният йортының тамаша залында депутатлар, чакырылган затлар район башлыгы Рамил Айбатовның 2025 елда районда башкарылган эшләр һәм 2026 елга бурычлар хакында хисап докладын да тыңлаячак.
Нет комментариев