Чирмешәндә узган төндә ут бетүнең сәбәбе – кыска вакытлы ялганыш
Безнең районда

Чирмешәндә узган төндә ут бетүнең сәбәбе – кыска вакытлы ялганыш

Бүген төнлә бөтен Чирмешәндә ут сүнде. Шул ук минутта социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда подстанциядә янгын чыкты, дип хәбәр таралды.

-Хәбәр булуга янгын сүндерүчеләр Техническая һәм Энергетиклар урамы киселешендә урнашкан подстанциягә бардылар, анда янгын чыгу күзәтелмәде. Ут бетүнең сәбәбе - кыска вакытлы ялганыш, - диде 135 нче янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин. – Электрчылар бригадасы килеп тиз арада җитешсезлекләрне төзәттеләр һәм район үзәгенә электр уты бирелде. 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев