Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә үзенчәлекле балаларга мастер-класс үткәрделәр

“Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” учреждениесе хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен мастер-класс үткәрделәр.

Инвалидлар декадасы кысаларында оештырылган әлеге чарада район үзәгеннән һәм авыллардан килгән балалар чыршы уенчыгы ясадылар.

-Мондый очрашуларны мөмкин булганча ешрак үткәрергә тырышабыз, - диде “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенең гаиләләр белән эшләүче белгече Гөлназ Мисбахова. – Чираттагысын балалар өчен иң сихри бәйрәмнәрнең берсе – Яңа елга багышладык. Үз куллары белән эшләнгән уенчык бәйрәм рухын да арттыра, вак моторикаларын да үстерә.

Балалар, уенчык ясаганнан соң, “Ком терапиясе” программасы буенча шөгыльләнделәр, ребуслар чиштеләр.

Түбән Чегодайдан Светлана Хөснетдинова чарага игезәк кызлары Динара һәм Диләрә белән килгән. Аларга юеш комнан фигуралар ясау аеруча ошады.

-Рәхмәт, мондый очрашуларга еш чакыралар. Тик Диләрәнең сәламәтлеге буенча һәрвакытта да килеп булмый, - ди Светлана. – Кызлар рәхәтләнеп башка балалар белән аралашалар. Күңелләре күтәрелә. Әни буларак, миңа мондый игътибар бик кадерле.

Чирмешәнле Татьяна Уразаеваның улы Алексей да – чакырылган кунаклар арасында.

-Алешага чыршы уенчыгы ясау аеруча ошады. Рәхмәт оештыручыларга, безнең балаларның шулай күңелләрен күрә беләләр. Аларга бит көндәлек тормышта менә шундый җанлы аралашу җитми, - ди Татьяна.

Мастер-класстан соң малайларны һәм кызларны, чәй табыны әзерләп, тәм-томнар белән дә сыйладылар. Оештыручылар һәрберсен бүләкләр белән дә сөендерделәр.

 

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев