Чирмешәндә төп чыршыны ачу тантанасы 22 декабрьгә билгеләнгән
Бу көнне Яшьләр мәйданчыгында берничә тамаша узарга тиеш.
Әүвәл кичке 15 сәгатьтә читтән килгән артистлар балалар өчен театральләштерелгән спектакль күрсәтәчәк, бер сәгатьтән соң районның төп чыршысы утларын кабызырга әзерләнәләр. Шул ук көнне шул тирәдә генә урнашкан Кыш бабай резиденциясе дә ачылачак. Ул 22 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр эшләр дип көтелә.
25 декабрьдә район мәдәният йортында сәләтле балалар өчен район башлыгы чыршысы, 26 декабрьдә үзенчәлекле балаларга бәйрәм була. 29 декабрьдә монда олыларны чакыралар.
Башка еллардагы кебек, быел да оешмалар территориясен кар – боз сыннар белән бизәү, боз таучыклары, шугалаклар ясау, чыршы кую һәм яктырткыч-гирляндалар урнаштыруга бәйге игълан ителде. Җиңүчеләр ике төркемдә: район үзәгендәге оешмалар, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү шулай ук 22 декабрьдә була.
Моннан тыш Яңа ел алдыннан һәм яңа ел каникуллары вакытында районда һәм авылларда тагын бик күп чаралар үткәрү планлаштырылган.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев