Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә тагын бер аренда торагы төзеләчәк

Былтыр Зур Чирмешән елгасы аша республика программасы буенча үзгәртеп корылган күпер төзелешенә 136 миллион 800 мең сум акча бирелгән. Иске Үтәмеш авылында да узган елда яңа күпер төзелде.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов әйтүенчә, 2023 елда район үзәгендә һәм авылларда республика программалары нигезендә, бик күп эшләр башкарылды, юллар шомартылды, социаль объектлар, су линияләре, күперләр төзелде, мәктәп биналарына, буаларга капиталь ремонт ясалды.

Районда биналарны төзекләндерүгә байтак акча тотылган. Югары Кәминкә, Яңа Элмәле, Күтәмә авыл мәдәният йортлары яңа төс алды, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек район идарәсе бинасы да үзгәреш кичергән,  ремонтан соң яктырып, иркенәеп калган.

Республика программасы нигезендә 1 нче Чирмешән урта мәктәбе бинасы да ремонтланган, яңа җиһазлар алынган һәм территориясе төзекләндерелгән. 2 нче Чирмешән урта мәктәбе ашханәсен дә узган елны үзгәртеп кордылар. Утыз Имән авылында – модульле фельдшер-акушерлык пункты, Урманасты Үтәмештә халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты төзелде.

Чирмешәндә 16 квартиралы бер аренда йорты  файдалануга тапшырылды.

Әмир авылында буа ремонтына 10 миллион 894 мең сум акча тотылган. Яңа Элмәледә дә гидротехник корылманы үзгәртеп кордылар.

–Халыкны чиста су белән тәэмин итүне яхшырту юнәлешендә дә 2023 елда эш уңышлы дәвам итте. Чирмешән, Урманасты Үтәмеш, Нагорный, Саминовка,  Чумачка авылларында бу өлкәдә билгеле күләмдә хезмәт куелды, – ди Муса Габделхак улы.

2024 нче елда да районыбызның байтак авылларына төзүчеләр киләчәк.

–Барлык программалар буенча финанслау күләме билгеле дияргә була, подрядчылар да мәгълүм, кайбер эшләр узган елны ук башланды, – ди Муса Вилданов.

Яңа Элмәле авылында авыл җирлеге башкарма комитеты (советы) өчен  бина төзү планлаштырылган. Моңа 9 миллион сумнан күбрәк акча тотылачак.

Әккәрәй мәктәбендә ашханә ремонтлау каралган. Бу эшкә 9 миллион сум акча бирелә.

Югары Кармалка авылында республика программасы кысаларында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү күздә тотыла.

Чирмешәндә 24 квартиралы тагын  бер аренда йорты төзергә ниятлиләр, нефтьчеләр дә социаль ипотека нигезендә үз эшчеләренә торак төзүне дәвам итәчәкләр.

–Болардан тыш, биналарны төзекләндерүгә байтак акча каралган, – ди Муса Габделхак улы. –Әйтик, район үзәк больницасы бинасын 91 миллион сумга капиталь ремонтлау күздә тотыла. Монда төзүчеләр былтыр ук эшли башладылар. Быел “Юбилейный” боз сарае һәм “Чирмешән”  физкультура-савыктыру комплексы биналары да капиталь ремонт планына кертелгән.

Халыкны чиста су белән тәэмин итүне яхшырту юнәлешендә эш дәвам итәчәк, шул исәптән Иске Котыш авылында билгеле бер күләмдә эш башкарырга план бар.

2024 елда райондагы торак пунктларда юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү буенча Яңа Элмәле, Иске Котыш, Чирмешән авылларының кайбер урамнарын ремонтлау яисә таш түшәп шомарту каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев