Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә спорт объектын яңарталар

Район үзәгендәге бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексын капиталь ремонтлауга 84 миллион сумнан күбрәк акча бүленгән.

Спорт объектының түбәсен яңартып яптылар. Бинаның эчендә сүтү-демонтаж эшләре тәмам.

–Хәзер биредә берничә бригада хезмәт куя. Электрчылар үткәргечләрне яңарта, бер бригада вентеляция урнаштыру белән мәшгуль, штукатурчылар, плитка ябыштыручылар эшли, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов. –Су, канализация челтәрләре, җылылык үткәргечләр яңартыла.

Коплексның ишек, тәрәзәләрен алмаштыру планлаштырылган, шулай ук идән һәм түшәмнәр яңа төс алачак. Бинага керү юлы да үзгәртелә, тирә-юне төзекләндереләчәк.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев