Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә неонацизм корбаннарына багышланган күчмә фотокүргәзмә ачылды

Туган як тарихы музеенда “Украин неонацист режимы терроры хроникалары” дип аталган күчмә фотокүргәзм ачылды. Ул 16 августка кадәр эшләячәк.

Бу проект 2025 елның 29 октябрендә Дәүләт Советы стеналарында РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы һәм “РИА Новости” мәгълүмат агентлыгының уртак инициативасы буенча туган. Үткән елның декабреннән экспозиция республика оешмалары буйлап сәяхәт итә. Республикабыз районнарының яртысыннан күбрәген узган бу кадрлар безгә Лениногорск районыннан тапшырылды. Киләсе атнада бу күргәзмәне әлмәтлеләр күрә алачак.

Бу күргәзмә 2025 елның 29 октябрендә барлыкка килә

Биредә тәкъдим ителгән хәрби хәбәрчеләрнең 30лап фотоларында Киев режимының бомбага тотулары нәтиҗәсендә туганнарын, якыннарын, йортларын югалткан кешеләрнең фаҗигале язмышлары чагыла. Әмма һәр фотокадр - ул бәла-каза гына түгел, ә соңгы елларның иң мөһим вакыйгалары үзәгендә калган кешеләрнең гаҗәеп ныклыгы, батырлыгы һәм өмете турында сөйли.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов катнашты. Ул тарихи хәтерне саклауның һәм сынаулар каршында калган халык бердәмлегенең мөһимлеген ассызыклады. Һәм Түбән Кама шәһәрендә булган фаҗигане искә алды.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов катнашты

-Бүген без берләшергә тиеш. Биредә күргәннәребез безнең тәвәккәллегебезне ныгытсын һәм бәлагә тарыганнарга ярдәм итәргә этәрсен, - диде ул.

Экспозициядә күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген күрсәтүче кадрлар аерым урын алып тора. 2014 елдан башлап төшерелгән кадрлар куркыныч хакыйкатьне ача: безнең алда Донецк һәм Луганск Халык республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендәге, чик буе төбәкләрендәге җимерелгән больница, балалар бакчалары һәм гыйбадәтханәләре килеп баса. Объективка яклаучысыз калган картлар, җимерелгән язмышлар һәм сугыш өзгән балачак эләккән.

Бер минут тынлыктан соң  фотокүргәзмә рәсми рәвештә ачылды. Чарада район үзәге оешмалары вәкилләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев