Чирмешәндә нефтьчеләр бүләк иткән кәмитне киләсе елда кабызмакчылар
Безнең районда

Чирмешәндә нефтьчеләр бүләк иткән кәмитне киләсе елда кабызмакчылар

Чирмешәндә, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта урнаштырылган кәмитне-карусельне киләсе елда, яз көне эшләтеп җибәрергә планлыйлар.

- Бу күңел ачу җайланмасы – нефтьчеләр бүләге. Алар аны үзләре үк җыеп, урнаштырып та бирделәр, - диде  район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов. – Кәмитне эшләтеп карадык, инде Ростехнадзордан рөхсәт (заключение) көтәбез.

Кәмитне “Юбилейный” Боз сарае балансына куйганнар, биредә эшләячәк персонал да әзер, аларны махсус укытып кайтарганнар.

Марат Гомәров фотолары

 


Нет комментариев