Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә берәү төзелеш материаллары урлаган

Район полиция бүлегенең кизү частенә Боз сарае объектыннан төзелеш материаллары югалу турында гариза кергән.

Берәү биш капчык цемент, өч чиләк буяу һәм ике капчык плитка келәен чәлдергән. Шикле угры табылган, аңа карата җинаять эше ачылган.

4-10 июль аралыгында полиция бүлегенең кизү часте 42 гариза кабул иткән, өч кешегә карата җинаять эше кузгатылган.

Бу чорда район территориясендә өч юл-транспорт һәлакәте булган, кызганыч, шуларның берсендә пассажир ир-атның гомере өзелгән. ДАИ хезмәткәрләре 20 административ беркетмә төзегәннәр, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 23 очрагы ачыкланган.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев