Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә балигъ булмаганнар белән эшләүче комиссиянең составы өлешчә яңарды

Район Советы 4 нче чакырылышның бүгенге 54 нче утырышында депутатлар 7 карар кабул иттеләр.

Депутатлар әүвәл муниципаль районның Уставына кайбер үзгәрешләр кертү хакындагы карарны кабул иттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинованың җәйге каникул вакытында балаларның һәм яшүсмерләрнең ялына кагылышлы доклады тыңланды. Депутатлар әлеге уңайдан оештырылырга тиешле чаралар хакында да карар кабул иттеләр.

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составы үзгәрде. Сессия утырышында комиссия составына Гөлнара Плотникованы, Светлана Владимированы, Диләрә Игънатьеваны кертү хакында карар кабул ителде.

Район Советы депутатлары кайбер авыл җирлекләренең генераль планнарына, районның муниципаль милкенә кагылышлы карарлар кабул иттеләр. Шулай ук район бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакындагы карар да депутатлар тарафыннан хуплау тапты. Сессия утырышы Совет рәисе, район башлыгы Рамил Айбатов алып барды.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев