Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә алма уңышын җыеп бетерерлек түгел

Быел язын агач-куаклар чәчәк аткан чорда суыклар булды, шунлыктан аларның байтагы җимешләнә алмыйча калды. Шулай да социаль челтәрләрдә алма, шомырт, крыжовник, карлыган сатучылар күренә үзе. Кемнәрнең бакчалары уңыш белән сөендерә, кемнәрдә бөтенләй юк. Газета укучылардан шул хакта сораштык.

Любовь Воронцова (Чирмешән): - Быел бездә алма бик уңды, чәчәк аткан вакыттагы суыкларда йорт ышыгында сакланып калдылар ахрысы. Дүрт алмагачның уңышын җыеп бетерә алмыйбыз. Өлгереп коела, иртә торган җиргә агач төбе алма белән каплана. Эшкәртеп бетереп булмый, сатуга да куйдым. Ә менә чия былтыр да, быел да булмады. Кура җиләген бераз җыйдым.

Сәгыйдә Нурмиева (Керкәле): - Чирмешәнгә килгәч, бакчалардагы җиләк-җимеш куакларындагы уңышны күреп шаккаттым. Алмагачлар, балан, миләш куаклары сыгылып тора. Язын барысы да ап-ак чәчәктә иделәр, суыклар үз эшен эшләде. Бездә алма, балан, хәтта миләш агачлары да буш, игътибар белән карасаң гына, тәлгәштә берничә җимеш күренә.

Галина Пинякина (Иске Котыш): - Быел да язгы суыклар алма, чиясез калдырды. Алма Чирмешәндә уңган, күчтәнәчкә бирделәр. Кура җиләгенең дә чәчәкләре өшегән, җимешләре булмады. Карлыган, крыжовниктан бераз запас ясадым.

Илсөяр Миргалимова (Бәркәтә): - Алма, чия агачларыбыз әле яшьләр, шулай да быел уңышка өметләнгән идек - булмады. Кура җиләге дә куандырмады. Карлыган, крыжовник куакларында, суыктан ботак астында “качып калганнары” авыз итәрлек булды, виноград та күренә. Алманы бик яратабыз, аны чирмешәнлеләр күп сата, шуннан алып кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев