Чирмешәндә 26.06.26. датасында сигез пар кавышачак
Әлеге матур даталы көнне район ЗАГС бүлегендә сигез пар үзләренең никахларын теркәргә ниятли.
Өч алтылы 06.06.26. датасында исә районда дүрт парның никахы рәсмиләштерелгән. Гаилә коручылар арасында район яшьләре генә түгел, күрше районнан да парлар бар. Ел башыннан районда 17 яшь гаилә барлыкка килгән, ай ахырына кадәр бу сан артачак. Үткән елның алты аенда нәкъ шулкадәр пар кавышкан булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев